Июнь аеннан протезларны электрон сертификат буенча алырга мөмкин

2023 елның 9 июне, җомга

Июньнән электрон сертификат буенча сатып алырга мөмкин булган техник тернәкләндерү чаралары (ТСР) исемлеге киңәйтелгән. Хәзер анда аяк һәм кул протезларын да кертеп, 26 яңа позиция каралган. Исемлектә инде 270гә якын төрле тернәкләндерү чарасы бар.

Шушы айдан башлап инвалидлыгы булган кешеләр аяк һәм кул протезларын электрон сертификат буенча сатып алырга мөмкиннәр. Әлегә кадәр мондый тернәкләндерү чараларын ике ысул белән алырга мөмкин иде. Беренчесе - социаль фондка гариза бирү һәм эшләнмәне көтеп алу. Икенчесе - мөстәкыйль рәвештә протез сатып алырга һәм аннары социаль фондта чыгымнарның компенсациясен алырга. Хәзер электрон сертификат белән дә мөмкин.

Практика күрсәткәнчә, техник тернәкләндерү чараларын сертификат буенча алу популярлаша бара. Шуны да өстәп китик: әлеге ысул белән тернәкләндерү чарасы алу мөмкинлекләре акрынлап киңәя бара. Әгәр беренче этапта сертификат бары тик серияле    техник тернәкләндерү чараларын гына сатып алырга мөмкинлек биргән булса, хәзер моңа заказга эшләнгән шәхси эшләнмәләр дә керә. Бу кирәкле функциональ характеристикаларны һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, уңайлы тернәкләндерү һәм социальләштерү өчен туры килә торган эшләнмәне сайларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International