Ижевка мәктәбенең мәктәп яны лагеренда "Юл куркынычсызлыгы әлифбасы" дигән юл хәрәкәте иминлеге буенча квест-уен узды.
Чарада 3 команда катнашты. Балалар гомуми тематика белән берләштерелгән берничә кызыклы этап үттеләр, аларның һәрберсендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен белү буенча биремне үтәделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, велосипед йөртү осталыгын күрсәттеләр.
Гомумән алганда, квест - уен күңелле һәм кызыклы узды. Уен бар яктан бай килеп чыкты, балалар бик күп уңай хисләр һәм, әлбәттә, профилактик файда алдылар.