Менделеевск районында үзара салым программасы буенча яңа балалар мәйданчыгы ачылды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Татар Чаллысы авыл җирлегендә Россия көненә тантаналы рәвештә балалар мәйданчыгы ачылды.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Миләүшә Макарова һәм җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова белән бергә катнашты.

Әлеге мәйданчык үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды. 

- Мин авылның елдан - ел үзгәрүенә шатмын, - диде Ләйсән Камил кызы, - Без ниятләгән планнар тормышка ашырыла-һәм бу эштә республика һәм район хакимиятләре ярдәме бар, һәм, әлбәттә, җирле халыкның казанышы-үзара салым салу нәтиҗәсе бар бит. Безгә булдырылганны сакларга һәм үз авылыбыз проблемаларын хәл итүдә активлыгыбызны югалтмаска кала. 

Уен программасы тәмамланганнан соң балалар "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлегеннән истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International