Ана (гаилә) капиталы белән мәктәптә, югары уку йортында яки көллияттә укуны сертификат алган балага өч яшь тулгач түләргә мөмкин. Шул ук вакытта гаилә белем алу өчен ана капиталы акчаларын кулланырга карар иткән баланың яше уку вакытында 25 яшьтән өлкән булмаска тиеш.
Мәктәпкәчә белем бирү өчен акчаны сертификат алганнан соң ук кулланырга мөмкин.
Узган елдан башлап, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы белән түләргә мөмкин, әгәр аларның белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булса. Ата-аналар шулай ук балаларны шәхси укытучылардан укыту өчен акча бүлеп бирә алалар һәм шәхси эшмәкәр буларак эшләүче агентлыклар һәм бала караучылар күрсәткән күзәтү һәм карау хезмәтләре өчен ана капиталыннан түли алалар.
Ана капиталы акчаларын балаларга белем бирүгә юнәлтү өчен, белем бирү оешмасы белән социаль Фонд арасында төзелгән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү булганда, түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү тәкъдим итү таләп ителми. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү, анда мәгариф оешмасын һәм килешүнең реквизитларын күрсәтү җитә.
Уку өчен түләү сертификатын куллануга акча күчерү Россия социаль фондына бирелгән гаризаны канәгатьләндерү турында карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә башкарыла.