2023 ел башыннан Менделеевск районында инвалидлык буенча 29 пенсия (21 иминият һәм 8 социаль) һәм инвалидлык буенча ай саен 30дан артык айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләнгән.
Барлык түләүләр дә инвалидларның федераль реестрыннан килгән мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелә. медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия һәм айлык акчалата түләү билгеләү турында карарларны гаризасыз кабул итә.
Инвалидлык турында мәгълүмат медицина-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә,шуннан соң Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 5 эш көне дәвамында пенсия һәм 10 эш көне эчендә айлык акчалата түләү рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга билгеләнгән түләү турында дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша хәбәр җибәрелә. Пенсия һәм айлык акчалата түләү Россия социаль фонды бүлекчәсе билгеләгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча бернинди түләүләр дә булмаса, гражданга пенсия алу яки бердәм акчалата түләү ысулын сайларга, аннан соң шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиентлар хезмәтендә, шулай ук КФҮ аша гариза бирергә кирәк. Моны шәхсән яки законлы вәкил аша эшләргә мөмкин. Пенсия һәм айлык акчалата түләү билгеләүдән тыш, Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гариза бирмичә дә инвалидларга түләүләрне яңадан исәпләп чыгара.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучы гражданга рәсмиләштерелсә, аңа гаризасыз рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы беркетелгән: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.