Администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә традицион эшлекле дүшәмбе узды.
Киңәшмә башында Ләйсән Камил кызы намуслы хезмәте, югары дәрәҗәдә Сабантуй - 2023 оештырганы һәм үткәргәне өчен район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде:
«Сабан туе» район милли бәйрәменең театр-хореография композициясен куючы баш режиссер Латыйпов Ләйсән;
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның мәдәни-массакүләм бүлеге мөдире.Никифоров Виктор;
«Батыр»спорт мәктәбе директоры Гәбделбариева Оксана;
«Форпост»директоры Әкбаров Илнур;
«Фаворит»ат спорты мәктәбе директоры Ефремов Юрий;
"Нептун " сәламәтләндерү комплексы директоры вазыйфаларын башкаручы Миңнеханов Дамир;
ММР Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Шалаумова Оксана;
«12 нче "Крепыш" катнаш төрдәге балалар бакчасы мөдире Газизова Татьяна
Бүләкләү өлешеннән соң район башлыгы урынбасары узган атнадагы мөһим вакыйгалар турында сөйләде.
Шулай ук районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә узган Сабан туе турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров чыгыш ясады.