Бәзәкәдә Сабан туе

2023 елның 13 июне, сишәмбе

10 июньдә Бәзәкәдә Сабан туен билгеләп үттеләр.

Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграмма-каналында сөйләде.

Бүген Сабан туе районның кайбер авыл җирлекләрендә узды.

Бәзәкәдә  бәйрәм ат чабышларыннан башланды. Район башлыгы Радмир Беляев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәк Әһлиев тамашаның кунаклары булдылар.

Аннары тамашачылар мәйдан территориясенә күчтеләр. Халыкны һәм кунакларны районның иҗат коллективлары каршы алды.

Традиция буенча, намазны районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нүриев укыды.

Аннары бәйрәм белән район башлыгы Радмир Беляев котлады һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәк ӘҺлиевка «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы»хөрмәтенә медаль тапшырды.

Шулай ук җыелганнарны җирлек башлыгы Илмир Кәшәфетдинов, "Кама Колхозы" ҖЧҖ директоры Азат Галимов котлады. 

Мәйданда ат чабышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр, авыл җирлегенең Мактаулы гражданины бүләкләрен тапшырдылар. 

Бәйрәмнең төп өлеше Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы булды.

Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен төрле  халык уеннары, ярышлар әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International