Менделеевск районының «Юл йөрү иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова катнашында 4нче мәктәп яны лагеренда профилактик әңгәмә узды.
Әңгәмә балаларның юлларда куркынычсызлыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан оештырылды.
Әңгәмә барышында балаларга автомобиль юлы аша җәяүлеләр үтүендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм велосипедта йөрүчегә саклану чараларын куллануның мөһимлеге турында искә төшерделәр. Катнашучыларга «сакла» интернет-порталыннан «Велокультура» дигән гыйбрәтле видео дәрес күрсәтелде, әңгәмә кызыклы булды.