Эшләр газлаштыру фонды тарафыннан башкарыла.
Суүткәргеч 2013 елда үткәрелгән, тик су булмаган. Бүгенге көндә скважинаны бораулау буенча эшләр алып барыла, аннан соң белгечләр су күтәрү манарасын, 2-3 янгын гидрантын куячаклар һәм башка урамнарда булган суүткәргеч белән тоташтырачаклар.. Эшләр суммасы 9,5 млн. сум тәшкил итә.