«Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварендагы 5-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Бу үзгәрешләр белән:
1. Сугыш хәрәкәтләре ветераны категориясенә караган кешеләр даирәсе киңәйтелгән:
Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы дәүләт хакимияте органнары карарларына ярашлы рәвештә Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан башлап хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;
2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләрендә, шулай ук 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операция барышында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче оешмалар белән контракт төзегән (башка хокук мөнәсәбәтләре булган) затлар
2. закон югарыда күрсәтелгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашу, күрсәтелгән бурычларны үтәүгә ярдәм итү бурычларын үтәү белән бәйле рәвештә яралану, контузия, имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булган затларның сугыш хәрәкәтләре инвалидлары категориясенә каравын күздә тоткан нормалар белән тулыландырыла.
3. Үзгәрешләр 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла
4. Сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм һәлак булган (үлгән) сугыш хәрәкәтләре ветеранының гаилә әгъзасы статусын раслаучы документ булып бердәм үрнәктәге таныклык тора, аны бирү Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртипкә ярашлы рәвештә башкарыла.
сугыш хәрәкәтләре инвалиды, сугыш хәрәкәтләре ветераны, һәлак булган (үлгән) сугыш хәрәкәтләре инвалиды гаиләсе әгъзасы һ.б. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә яшәүче гражданнарның статусы фактларны тикшерү юлы белән расланырга тиеш.
Ведомствоара комиссиянең нәтиҗәсе сугыш хәрәкәтләре ветеранының, сугыш хәрәкәтләре инвалидының яки һәлак булган (үлгән) сугыш хәрәкәтләре инвалидының гаилә әгъзасының тиешле статусын раслау нигезе булып тора.