Әлфия Когогина махсус хәрби операциядә катнашучыларга 215 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрби частьләргә 215 тоннадан артык   һәм 140 млн сумлык чираттагы гуманитар йөк партиясен тапшырды.

"Бүген барыбызны да бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм җиңүгә уртак ышаныч хисе берләштерә. Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен ике самолет төзүгә үз акчаларын биргән Саратов колхозчысы Ферапонт Головатый кебек, без, дәүләт тәэмин итүенә өстәп, егетләребезгә өчен тугыз йөк автомобиле, запас частьләр, шиналар, ремонт өчен кирәк-яраклар, суыткычлыр, маскировка челтәрләре, азык-төлек һәм эчәр өчен су җыйдык һәм алып килдек. Болар барысы да безнең очрашуларда мобилизацияләнгән кешеләрнең үтенечләре һәм ихтыяҗлары буенча, шул исәптән туган илләрендә үткәргән яллары вакытында җыелган һәм әзерләнгән», – дип билгеләп үтте Когогина.

"Минем якташларым махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң җылы ярдәм күрсәтәләр. Һәм мин шуны әйтергә телим: анда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаша. Җәйге сезон башында мин балалар сәламәтләндерү лагерьларына бардым, ә кызлар һәм малайлар, мобилизацияләнгәннәр белән булачак очрашу турында белгәч, алардан җылы сүзләр һәм рәсемнәр белән хатлар өемен тапшыруларын сорадылар. Алар безнең балаларга үзләрен яратуларын һәм өйдә бик көтүләрен искәртәчәк", - дип аңлатма бирде депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International