Бүген Дәүләт Думасы Киев режимының балигъ булмаганнарга карата җинаятьләрен парламент тикшерүен башлап җибәрде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «2014 елдан Донецк һәм Луганск халык республикалары балаларына каршы коточкыч җинаятьләр теркәлә. Социаль, гуманитар, энергетика блокадасы кертү фактлары, граждан халкына, шул исәптән балаларга карата җәзалау һәм рәхимсез мөгамәлә фактлары билгеләнгән. Лисичанск мәктәпләренең берсендә җәзалау бүлмәсе оештырыла, анда видеокамерага теркәлгән балигъ булмаганнарны төркемләп көчләүләр була. Донбасс Республикаларының вәкаләтле структураларының Берләшкән Милләтләр оешмасына, кеше хокуклары буенча комиссиягә, Ауропада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмага һәм башка оешмаларга мөрәҗәгатьләре җавапсыз гына калмады, хәтта теркәлмәде дә. Дәүләт Думасы Киев режимының балаларга карата җинаятьләрен парламент тикшерүе башлау турында карар кабул итә. Бу җинаять дәлилләрен җыярга һәм җинаятьчеләрне җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле корал.
Хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасыда 56 бала үлгән, Донецк Халык Республикасында 171 бала, 583 бала төрле авырлыктагы яралар алган, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә балалар һәлак булган һәм яраланган фактлар теркәлгән. Белгород, Брянск, Курск өлкәләрендә балалар яралана.
2014 елдан 2022 елның декабренә кадәр Россия Тикшерү комитеты тарафыннан 655 кешегә, шул исәптән Украинаның хәрби һәм сәяси җитәкчелеге вәкилләренә, радикаль милләтче берләшмәләр әгъзаларына, шулай ук Украинаның көч структуралары вәкилләренә карата 2287 җинаять эше кузгатылган.