Балалар юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан, Бөрешле һәм Абалач мәктәпләре базасында оештырылган мәктәп яны җәйге лагерьларында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Менделеевск районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар өчен җәйге каникуллар вакытында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә оештырдылар.
Балаларга юл кырыенда куркынычсызлык кагыйдәләре, иң еш очрый торган куркыныч юл ситуацияләре аңлатылды.
Моннан тыш, яшь велосипед йөртүчеләргә һәм шәхси мобильлек чараларына аерым игътибар бирелде.