Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының клиентларга хезмәт күрсәтү процессын оптимальләштерү һәм камилләштерү, шулай ук гражданнар һәм иминиятләштерүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырудан торган дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә клиент-үзәкле алымны тәэмин итү максатыннан, 2023 елның 19 июненнән Алабуга районында гражданнарны һәм иминиятләштерүчеләрне Россия социаль фонды дәүләт хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү белгечләр тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Алабуга шәһәре,Стахеевлар урамы, 10 адресы буенча бер генә кабул итү ноктасында клиентлар хезмәте күрсәтеләчәк, ә Алабуга шәһәре, Тойма ур., 1 йорт адресы буенча гражданнарны һәм иминиятләштерүчеләрне кабул итү ноктасында кабул итү үткәрелмәячәк.
Булган мәсьәләләр буенча иминиятләштерүчеләргә, шул исәптән социаль иминият мәсьәләләре буенча да, Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте белгечләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, барлык хезмәтләр буенча гаризалар электрон сервислар аша гамәлгә ашырыла.