ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә тантаналы чара узды.
ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә «Эковесна 2023»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Идарә башлыгы Гарипов Наил Габбас улы барлык җиңүчеләрне котлады һәм «Эковесна» республика конкурсының 2016 елдан бирле үткәрелүен билгеләп үтте. Быел ул милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә. Үз номинацияләрендә җиңүчеләр: Иң яхшы мәктәп - 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Иң яхшы балалар бакчасы 10 нчы номерлы "Миләшкәй балалар бакчасы. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.