Гуманитар ярдәм

2023 елның 25 июне, якшәмбе

Якташларыбыз өчен 95 тартма үзенекеләргә китте. 1232 һәм 1234 полкларының һәр сугышчысы өчен район администрациясе индивидуаль рәвештә: футболкалар, носкилар, тиз әзерләнә торган аш, газ баллоннары, чикләвек катнашмасы, печенье, чәй, дымлы салфеткалар җыйды Һәрбер җибәрүгә хәйриячеләр һәм битараф булмаган менделеевлылар зур өлеш кертә. «Без бергә» инициатив төркеме сугышчылар өчен коры душ, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре, шулай ук дымлы салфеткалар әзерләде. Аларны авыл активистлары үреп җибәрде.  «Шифалы Су» сугышчыларыбызга 240 данә  5 литрлы шешәдә су җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International