Шифаханәгә юлламалар

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән гражданнарның ташламалы категориясенә караган гражданнар тәэмин ителә.

Юллама хокукыннан  медицина күрсәтмәләре буенча шифаханә-курорт дәвалануы тәкъдим ителгән дәүләт социаль ярдәме алучылар файдалана ала. Мәсәлән, инвалид балалар һәм өлкәннәр, әгәр дә алар акчалата эквивалент файдасына социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмасалар.

Сәламәтләндерү юлламалары Россия социаль  фонды бүлекчәсе белән дәүләт контрактлары төзелгән дәвалау учреждениеләренә бирелә.

Юллама алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхсән Россия социаль  фонды бүлекчәсенең клиент хезмәте яки күпфункцияле үзәк аша. өстәмә рәвештә медицина оешмасыннан 070-у формасы буенча шифаханә-курорт дәвалануына күрсәтмәләр булу һәм каршы күрсәтмәләр булмау турында белешмәнең оригиналын тәкъдим итәргә кирәк булачак.

Юллама белешмәдә күрсәтелгән авыру профиленә ярашлы бирелә.

Юлламалар гариза бирелгән көнгә бәйле рәвештә чират тәртибендә бүленә. Россия социаль  фонды сайтының төбәк битендә  чиратыңны тикшереп була. Моның өчен "Гражданнарга" бүлегендә "Шифаханә-курорт дәвалануына чират" бүлеген сайларга һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның имиият номерын (СНИЛС) кертергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International