1 нче сорау. ЛХР, ДХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә билгеләнә торган бердәм пособие күләме?
Җавап: Запорожье һәм Херсон өлкәләренә: - балаларга - Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 проценты - 5647,50 сум, 75 проценты - 8471,25 сум, 100 проценты - 11295 сум; - йөкле хатын - кызларга - эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 50 проценты - 6346 сум, 75 процент-- 9519 сум, 100 процент- 12692 сум. ЛХР һәм ДХР: балаларга яшәү минимумының 50 проценты - 5438,5 сум, 75 процент - 8157,75 сум, 100 процент - 10877 сум;
- йөкле хатын - кызларга - яшәү минимумының 50 проценты - 6111 сум, 75 процент -9166,5 сум, 100 процент -12222 сум.
2 нче сорау. ЛХР, ДХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына бердәм пособие һәм башка социаль ярдәм чаралары гомуми тәртиптә биреләме?
Җавап: Россия Федерациясенең яңа субъектлары территориясендә даими яшәүчеләргә бердәм пособие Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 декабрендәге 2520 номерлы һәм 2022 елның 17 февралендәге 18-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып бирелә.