Кама аръягы төркеменең беренче финал уены тәмамланды. «Менделеевск» футбол клубы Яр Чаллыда «Строитель-Челны-Бройлер» футбол клубын 2:0 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, беренче тур нәтиҗәләре буенча безнең команда турнир таблицасында ышанычлы беренче урында тора. Котлыйбыз!