Корбан бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм чаралары

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен Менделеевскида Корбан бәйрәме вакытында С.Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда, мөселманнарның төп тантанасына багышлап, пылау белән сыйлыйлар. Кечкенә менделеевлылар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды, барлык теләүчеләр өчен интерактив мәйданчыклар эшләде. Быел шулай ук шахмат уены оештырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров мөселманнарны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International