Әлфия Когогина: коллекторлык эшчәнлеге өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча җитди карар кабул ителде

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта бурычларны түләткәндә законсыз эшчәнлек өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Коллекторларның гамәлләренә карата шикаятьләр миңа һәм минем коллегаларыма килде, бу мәсьәләләр Дәүләт Думасында фикер алышу барышында күп тапкырлар күтәрелде. Без кабул иткән инициатива авыр тормыш хәлендә калган гражданнарны яклауга юнәлдерелгән һәм коллекторларның хокук бозуларына җавап булачак. Документ коллекторларның һәм коллекторлык агентлыкларының законсыз эшчәнлегенә карата җинаять җаваплылыгын билгели. Бу коллекторлык эшчәнлеге өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча бик җитди карар.

Сүз көч куллану яки милеккә зыян китерү белән янаулар турында бара, шулай ук бурычлы кешенең үзен дә, аның туганнарын да һәм якыннарын да, банк хезмәткәрләре, микрофинанс оешмалары яки алар яллаган коллекторлар тарафыннан намусын һәм дәрәҗәсен хурлаучы ялган мәгълүмат тарату буенча шантаж турында бара. Закон нигезендә аларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, биш елга кадәр мәҗбүри эш яки шул ук срокка ирегеннән мәхрүм итү яный.

Мондый гамәлләрне бер төркем кешеләр алдан килешү буенча, тормыш өчен куркыныч булмаган көч куллану, яки зур күләмдә милекне юк итү яки зыян китерү белән башкарган өчен, 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф белән өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү күздә тотыла.

Оешкан төркем тарафыннан тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч булган көч куллану белән кылынган шул ук гамәлләр аеруча зур күләмдә 1 млн сумнан 5 млн сумга кадәр штраф белән биш елдан 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән җавапка тартылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International