"Йомры икмәк" әкияте аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Камай урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары «Йомры икмәк» исемле яңача юл әкиятен әзерләделәр һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясадылар.

Бу әкиятнең сөенечле ахыры бар, ул балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтә. Уен формасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү өлешендә ориентлашырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәрәкәт принцибын аңларга һәм юлда була очрый торган төрле ситуацияләргә ничек җавап бирергә кирәклеге турында сөйләделәр.

Балалар әкиятне бик теләп карадылар һәм юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңладылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International