Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм Россия Федерациясе субъектларының транспорт белән тәэмин ителешен яхшырту өчен «Россия тимер юллары" холдингы шәһәр яны поездлары маршрутлары географиясен киңәйтә.
Әйтик, 30 июньнән Казан белән Ульяновск арасында 6751/6753 номерлы яңа төбәкара шәһәр яны поезды йөри башлаячак.
Поезд Казаннан җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:03 сәгатьтә китәчәк һәм Ульяновскига 19:10 сәгатьтә киләчәк.
Кире юнәлештә 6752/6754 номерлы шәһәр яны поезды 1 июльдән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөри башлаячак. Ульяновск станциясеннән ул 06:30 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 11:45 сәгатьтә киләчәк.
Юл вакыты биш сәгать тирәсе тәшкил итәчәк. Расписание Мәскәү вакыты буенча күрсәтелгән.
Юлда тукталышлар каралган: Яшел Үзән, Свияжск, Албаба, Утяшки, Кубня, Шушерма, Куланга, 55 км, Ключи, Каратун, Кильдураз, 95 км, Лощи, Буа, Борган, Бурундуки, Елхово, Цильна, Лаишевка, Ульяновск-3.
Билетларны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин.
Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
· 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
· «Россия тимер юллары пассажирларга»мобиль кушымтасында.
· «Содружество " шәһәр яны компаниясе сайтында –https://sodruzhestvoppk.ru.