Тихоново авылында күңелле итеп Тихон көнен бәйрәм иттеләр.
Кич белән күңел ачулар болында башланды. Авыл халкын һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм авыл җирлеге башлыгы Алексей Карманов котлады. Программада район авыл үзешчән сәнгать коллективларының зур концерты яңгырады.Төрле спорт ярышларында (турникта тартылу, гер күтәрү, кул көрәше һәм башкалар) авыл халкы үз көчләрен тикшерә алды. Шулай ук шаян конкурслар, балалар өчен төрле күңел ачулар, тәмле шашлык оештырылды болар барысы да яхшы һәм күңелле хис-кичерешләр тудырды.