Россия пенсия фонды: сорау-җавап

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

1 нче сорау. Үзең сатып алган техник тернәкләндерү чаралары (актив арбалы кресло, таяк) өчен компенсация алырга мөмкинме?

Җавап.  Әйе, әгәр тәкъдим ителгән тернәкләндерүнең техник чаралары,  протез-ортопедик эшләнмәләр мөстәкыйль рәвештә үз хисабына сатып алынса, аңа компенсация түләнә, ләкин билгеләнгән тәртиптә сайлап алынган оешмада әзерләнгән шундый ук эшләнмәнең (чараларның) бәясеннән артык түгел.


2 нче сорау. Электрон сертификатны сәүдә ноктасында (кибеттә) ничек кулланырга?

Җавап. тернәкләндерүнең техник чарасы өчен түләгәндә Сезгә электрон сертификат белән бәйләнгән МИР картасын күрсәтергә кирәк, һәм шул вакытта аннан сез сатып алган тернәкләндерүнең техник чарасы төшереп калдырыла (сертификаттагы калдык чикләрендә).
Әгәр дә сезгә үз акчаларыгыздан сумманы түләргә кирәк икән, моны сертификат язылган МИР картасыннан да, башка карта яки кулдан да түләргә мөмкин.

3 нче сорау. Әгәр тернәкләндерүнең техник чарасының берничә төре (ишетү аппараты һәм кресло-коляска) тәкъдим ителгән булса, мин бу тернәкләндерүнең техник чарасын икесен дә электрон сертификатына гаризада күрсәтә аламмы?

Җавап.  Әйе, бер гаризада Сез тернәкләдерү программасында Сезгә тәкъдим ителгән   берничә төрен күрсәтә аласыз. Бу очракта Сезнең Мир картасына   берничә электрон сертификат язылачак. Сез бу сертификатларны теләсә кайсы вакытта аларның эш вакытлары агымында бәйсез рәвештә куллана аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International