Тернәкләндерүнең техник чарасын сатып алу турында

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

1 нче сорау. Нәрсә ул тернәкләндерүнең техник чараларына  медицина техник экспертизасы һәм ул нинди срокларда үткәрелә?

Җавап: медицина техник экспертиза  Россия социаль  фонды бүлеге тарафыннан элегрәк бирелгән  тернәкләндерүнең техник чараларын ремонтлау яки алмаштыру турындагы гаризаны карау кысаларында уздырыла. Экспертиза гариза алган көннән соң 15 көннән дә соңга калмыйча уздырыла. Гражданга медицина-техник экспертизаны гамәлгә ашыру датасы һәм урыны турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Экспертизага гражданин элек алынган тернәкләндерүнең техник чарасын бирә. Граждан экспертизада катнашу хокукына ия (экспертиза үткәрү турындагы гаризада  үзенең экспертизада катнашырга яки катнашмаска теләге булу турында күрсәтергә кирәк). Экспертиза тернәкләндерүнең техник чарасының  куллану мөмкинлеге торышын, аның таләп ителә торган параметрларына туры килүен бәяләүче махсус комиссия тарафыннан үткәрелә. Комиссия утырышы йомгаклары буенча тернәкләндерүнең техник чараларын ремонтлау яисә алмаштыру кирәклеге турында карар чыгарыла.

2 нче сорау. Сеңдерүчән кер белән тәэмин итү нинди срокка бирелә? (подгузниклар, җәймәләр)


Җавап: сеңдерүчә кер белән тәэмин итүгә гариза биргәндә инвалидка өч айдан да артык булмаган  вакытка иртәрәк бирелә.

3 нче сорау тернәкләндерүнең техник чараларын мөстәкыйль сатып алу  белән аннары компенсация түләү һәм электрон сертификат кулланып мөстәкыйль сатып алу арасындагы аерма нәрсәдә?

 Сез тернәкләндерүнең техник чараларын тулы бәясенә үз акчаларыгыздан түлисез һәм билгеле бер вакыт аша Россия социаль  фонды сезгә тотылган акчаларны, сатып алынган  тернәкләндерүнең техник чараларының бәясенә карап, тулысынча яки өлешчә кайтара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International