Мөлкәтне сатудан кергән керемнәрне исәпкә алу мәсьәләләре

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә мөлкәт сатудан кергән керемнәрне исәпкә алу мәсьәләләре:

- ирем август аенда фатирны мирас итеп алды, ноябрьдә фатир  сатылды,  бердәм пособиегә гариза биргәндә фатир сатудан кергән сумма керемгә исәпләнәме?
- әгәр ирем быел   мирас итеп фатирның 1/2  өлешен алган булса, ә икенче яртысына инде 5 елдан артык хуҗа  булса һәм дәүләт бездән бу фатирны авария хәлендәге фатир буларак сатып алса, 1/2 исәпкә алыначакмы?
әгәр 3-НДФЛны март аенда, ә пособиегә гыйнвар аенда бирсәм, бу очракта милек сатудан кергән акчага ничек карыйлар?


Җавап: әгәр милек сатудан кергән акчага салым түләнергә тиеш түгел икән, ул гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынмый.

Керемнәр турында мәгълүмат чыганагы булып Россия Федераль салым хезмәте тора. Россиянең социаль Фондына мәгълүмат ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша килә.

Милек сатудан кергән керем салым чоры дәвамында алынган керемнең уникенче өлеше буларак исәпкә алына, ул исәп-хисап чорына кергән айлар санына тапкырлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International