2023 елда Татарстанның 9 942 гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Бу максатларны тәэмин итү өчен Россия социаль фондының республика бүлекчәсе төзүчеләр, кредит учреждениеләре, торак кооперативлары һәм физик затлар хисабына 5,9 миллиард сум акча күчерә. Бу ана капиталы акчаларын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, аны сертификат хуҗаларының 90% диярлек кулланган.
Ана капиталы ярдәмендә:
- төзелештә өлешле катнашу килешүе өчен түләргә;
- шәхси торак төзелеше объектын (ИЖС)төзү яки яңарту өчен түләргә;
- төзелгән яки яңартылган шәхси торак төзелеше объекты өчен чыгымнарны компенсацияләргә;
- торак сатып алу яки төзү өчен кредит, шул исәптән ипотека, алганда башлангыч взнос түләргә;
- элек бирелгән кредитны, төп бурычны түләргә яки торак сатып алу яки төзү өчен кредитлар яки заемнар буенча процентлар түләргә;
-әгәр сертификат иясе торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашучы булса, керү взносын яки пай взносын түләү хисабына түләү кертергә.
"Ана капиталын торак сатып алуга яки төзүгә юнәлтеп, өченче затларның ана капиталын акчага әйләндерергә ярдәм итү тәкъдимнәреннән сакланыгыз. Балага 3 яшь тулганчы мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү булмаса, ана капиталы акчаларын акчага әйләндерү – законга каршы килә», – дип искәртте ТР буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның апреленнән кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары белән идарә итү турында гаризаны турыдан-туры кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Гаризалар һәм кирәкле мәгълүматлар банк документларыннан Россия социаль фондына электрон каналлар аша тапшырыла.