Менделеевскига "Пастернак укулары"фестивалендә катнашучылар делегациясе килде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабугада үткәрелә торган Борис Березовскийның «Алабугада Җәйге кичләр» халыкара фестивале кысаларында Менделеевскига фестивальдә катнашучылар делегациясе килде.

Алар арасында танылган артистлар һәм халыкара сәнгать белгечләре Николай Шкарубо, Влад Маленко, Алина Березовская, Йосси Тавор, Влад Ботвиновский һәм Дарья Ботвиновская. Делегация Тыныч Таулардагы Богоявленский гыйбадәтханәсендә, П.К. Ушков каберлегендә, Изге Чишмәдә булдылар. Шулай ук төзелә торган химия лицеенда һәм Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Артистлар Менделеевскиның бай тарихы һәм Борис Пастернакның иҗаты безнең район белән бәйле булуына гаҗәпләнделәр. Соңыннан делегация район башлыгы Радмир Беляев белән сөйләшүләр үткәрде, быел сентябрь аенда узачак «Пастернак укулары» Халыкара әдәби фестивален бергәләп үткәрү мәсьәләсе буенча фикет алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International