Менделеевскида "Мирас" татар гимназиясе проектын гамәлгә ашыру башланды.
Ул капиталь ремонт башланган 7 нче шәһәр мәктәбе базасында барлыкка киләчәк. Эшләрне башкаруга 89 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев үзенең социаль челтәрләрендәге эскизлары белән уртаклашты. "Ремонтны быел сентябрьдә тәмамларга ниятлибез. Бу Менделеевскиның беренче татар гимназиясе булачак. Безгә, бигрәк тә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, туган телләрне саклау һәм үстерү темасына зур игътибар бирү мөһим», - дип билгеләп үтте Радмир Беляев. Төзүчеләр бинаның бөтен эчке өлешен яңартачаклар, спорт залын ремонтлаячаклар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырачаклар, янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәкләр, бинаны тышлаячаклар.