Юбилярга Рәхмәт хатлары, шулай ук "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны"медале тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Камай авыл җирлеге башлыгы Илмир Ахунҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, элеккеге хезмәттәшләре һәм ветераннары районның авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен чын күңелдән һәм җылы рәхмәт сүзләре белән котладылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы исеменнән юбилярга Рәхмәт хатлары, шулай ук "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны"медале тапшырылды. Әлфия Сафиулла кызының бөтен тормыш юлы, Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, аграр тармак белән тыгыз бәйләнгән булган. Төрле елларда ул ТР Алабуга районы Поспелово авылындагы «Волна революция» колхозында баш зоотехник һәм икътисадчы, ТР Менделеевск районы «Батыр кул» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы баш икътисадчысы, «Батыр кул» ҖЧҖ директоры булып эшли. 1975 елда Рәвил Гәбдельхак улы белән гаилә корып, 40 елдан артык бер-берсен ихтирам итеп яшиләр. Хәйриевлар ике ул үстерәләр. Әлфия Сафиулла кызы, инде күп еллар лаеклы ялда булганнан соң, «Хәйриев» крестьян фермерлык хуҗалыгында улы Илнурга фермер хуҗалыгын алып баруда һәрнәрсәдә ярдәм итә - җәйге чорда кыр эшләре кызган вакытта эшчеләр өчен төшке һәм кичке ашлар әзерли, кышын - авыл хуҗалыгы хайваннарын карый. Сезгә, Әлфия Сафиулла кызы, озак еллар дәвамында нык сәламәтлек һәм гаиләдә иминлек телибез. Район, республика һәм бөтен илебез файдасына фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт! Туган көнең белән!