Татарстан Республикасы буенча социаль фондның клиентлар хезмәте Чаллы шәһәрендә гражданнарны яңа график буенча кабул итүне дәвам итә

2023 елның 7 июле, җомга

Быелның апреленнән ТР буенча социаль фондның клиентлар хезмәте Чаллы шәһәрендә яңа график буенча дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8:00дән 20:00гә кадәр үз эшен алып бара.

Шулай итеп, социаль фондның клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре өч сәгатькә һәм ял көннәрендә арттырылган. Бу кабул итүне көтү вакытын кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылуны арттырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы халкы еш кына пенсияләрне исәпләү һәм бердәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар бирү мәсьәләләре буенча, шулай ук төрле түләүләр өчен реквизитларны үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез,  Россия социаль  фондының клиентлар хезмәтенә бару уңайлылыгы өчен  гражданнар кабул итүгә алдан язылу сервисы аша языла ала https://es.pfrf.ru/znp.

ТР буенча  РСФ бүлекчәсенең контакт-үзәге 8-800-1-00000-1

Интернет-ресурслар sfr.gov.ru

www.vk.com/sfr_rt,

* www.ok.ru/group/sfrtatarstan

https://t.me/PFRTATARbot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International