Табиблардан кемгә махсус түләүләр каралган

2023 елның 7 июле, җомга

Медицина хезмәткәрләре ай саен махсус социаль түләүләр ала.

Закон буенча махсус түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган.

Белгеч категориясенә һәм оешма төренә карап, социаль ярдәм күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тирбәлә.

Акчалар һәр ай нәтиҗәләре буенча эш бирүчеләр биргән реестрлар буенча исәпләнә. Реестрда, хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән, билгеләнгән түләүләр суммасы, ул исәпләнгән күрсәткечләр, шулай ук акчалар күчерелә торган счетның реквизитлары күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International