Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды тарафыннан тупланма пенсия билгеләү

2023 елның 7 июле, җомга

Әгәр гражданның пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса,  Россия социаль  фонды дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына (НПФ) аларның соравы буенча тупланма пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүмат бирә.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды соравы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондына җибәрелгән җавап ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кулланып, сорау килгән көннән алып 5 эш көненнән артмаган вакытта электрон рәвештә бирелә.

2022 елның 31 октябреннән башлап иминләштерелгән затка тупланма пенсия билгеләү шартларының булуын (булмавын) раслаучы белешмә бирелми, ул элегрәк РПФ территориаль органы пенсия тупланмалары акчалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булган очракта, соңыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшыру өчен, бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашырудан баш тарту турында карар чыгарган очракта бирелә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International