Бу күңелге җанга рәхәт бирүче бәйрәм бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне традицион гаилә кыйммәтләре тирәсендә берләштерсен, никах тормышының бәхетен гәүдәләндерсен, үсеп килүче буынны югары әхлакый нормаларда тәрбияләргә ярдәм итсен. Туган ил гаиләдән башлана! Көчле һәм бәхетле гаиләләр-Россиянең төп байлыгы. Безнең илдә, республикада һәм районда ана һәм балаларны социаль яклау, күп балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү, мәгариф һәм медицина сыйфатын күтәрү, мәдәни ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен күп нәрсә эшләнә. Менделеевск гаиләләренә һәм никахка керергә теләүчеләргә игелек, үзара аңлашу, бәхет телибез! Һәр йортта тынычлык, уңайлылык, тигезлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен!