Айлык акчалата түләү алган гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча алу хокукын саклыйлар.
Исегезгә төшерәбез, мондый җыелма дарулар белән тәэмин итүне, шифаханә-курорт дәвалануына юллама бирүне, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бушлай бару һәм кайтуны үз эченә ала. Менделеевск районында айлык акчалата түләүне барлыгы 2052 кеше ала. 2023 елда 63,6% социаль хезмәтләр пакетыннан баш тарткан.
Менделеевск районында социаль хезмәтләр җыелмасыннан иң кирәкле ярдәм чарасы булып шифаханә-курорт дәвалануы тора.
Социаль ярдәм чараларын натураль яки акчалата формада алу вариантлары ташлама алучыар үзләренә уңайлы тәэмин итү форматын сайлый алсын өчен каралган. Бу бик гади. 1 октябрьгә кадәр Шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында, социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә гариза бирергә кирәк.
Гаризада күрсәтелгән вариант киләсе елның 1 гыйнварыннан эшли башлый. Әгәр элек гариза бирелгән булса, кеше карарын үзгәрткәнче яңа гариза кирәкми , җыелма сайланган формада биреләчәк.