Гражданнарга компенсация түләүләре

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Эшкә яраксыз гражданнарны караучыларга айлык компенсация түләүләре.

Түләү пенсия яки эшсезлек буенча пособие алмаган эшкә сәләтле гражданнарга гына бирелә. Бүгенге көндә Менделеевск районында 80 яшьтән өлкәнрәк 835 граждан пенсия алучылар булып тора. Аларның 600 гә якыны әлеге төр пособие алучылар.

Компенсация түләүләре кем кайгыртачак һәм кайгыртучанлык күрсәтеләчәк гражданның ризалыгы нигезендә рәсмиләштерелә. Аны онлайн рәвештә Россия Социаль  фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән РПФ клиентлар хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

Пенсионерга билгеләнгән пенсиясе белән пособие  бергә түләнә.

I төркем инвалидны, инвалид баланы һәм 80 яшькә җиткән кешене карау чоры һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажына исәпкә алына.

Бу караган кешегә иминият пенсиясен алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Түләүне I төркем инвалидларны, дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими чит кеше каравына  мохтаҗ булган өлкәннәрне яки 80 яшькә җиткән, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем балачактан инвалидларны караучы гражданнар рәсмиләштерә ала.

Түләү пенсия яки эшсезлек буенча пособие алмаган эшкә сәләтле  гражданнарга гына бирелә. 18 яшьтән өлкәнрәк эшкә сәләтсез затларны карау буенча компенсация түләү күләме 1200 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем балачактан инвалидларны караган вакытта айлык түләү күләме: ата-анага (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) 10 000 сум; башка кешеләргә 1 200 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International