Тойгуҗа авылында яшәүче Абзалова Рәйсә Абзал кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

1957 елдан 40 ел дәвамында Рәйсә Абзал кызы Тойгуҗа авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләде.

Тойгуҗа китапханәсе тарихы 1956 елда башлана, Алабуга китапханә көллиятен тәмамлагач Абзалова Рәйсә Абзал кызы туган авылы Тойгуҗага кайта. Бу вакытта авылда аерым китапханә юк иде әле. Клубта бер кечкенә бүлмәдә китаплар шкафы тора иде. Ул төрле урыннардан: мәктәпләрдән, китапханәләрдән китаплар җыя һәм үз китапханәсенең бай фондын төзи. Хәзерге вакытта китапханә фонды 8000 данәдән артык тәшкил итә, китапханә 100 дән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин һәм Менделеевск районы китапханәсе җитәкчесе Людмила Красноперова котладылар. Рәйсә Абзал кызына шулай ук котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Хөрмәтле Рәйсә Абзал кызы, Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында озак еллар яшәвегезне телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International