Ансамбль Бисер Киров исемендәге "Алтын мәйдан" Халыкара милли мәдәниятләр инклюзив фестивалендә катнашты.
Менделеевскиның «Талларым» татар эстрада җыры коллективы Абхазиядән җиңү белән кайтты Ансамбль Бисер Киров исемендәге «Алтын мәйдан» Халыкара инклюзив милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты. Конкурс программасында "Талларым" татар эстрада җыры коллективы өч җыр тәкъдим итте һәм барлык номинацияләрдә 1 дәрәҗә лауреат дипломнары алды: ансамбль башкаруы, кече формалар — трио һәм соло. «Талларым» ансамбленә Сухумида дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Алтын мәйдан» фестивале гимнын башкару хөрмәте бирелде.