Төньяк районнарда эшләп пенсиягә чыгучыларга юл өчен компенсация

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Төньяк районнарда  эшләп ялга чыккан пенсионерлар ял итү урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияли ала. Социаль фондның әлеге хезмәтен өйдән чыкмыйча рәсмиләштерергә мөмкин

Гаризаны Россия Социаль фондының территориаль органына электрон документ формасында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» аша яки Россия Федерациясе Социаль фондының рәсми сайтында «Гражданның шәхси кабинетында» тапшырырга мөмкин.   Социаль фонд компенсациянең ике вариантын бирә: талон алу, аның буенча бушлай билетлар биреләчәк яки үзең сатып алган билетлар өчен акчаны кире кайтару.

Ерак төньяк районнарында яки аларга тиңләштерелгән җирләрдә яшәүче эшләми торган пенсионерлар гариза бирә ала.

Гаризаны ике елга бер тапкыр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International