Яшьләрнең җәйге эш хакы турында

2023 елның 14 июле, җомга

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) каникулларда эшләп алырга теләүче укучыларның һәм студентларның игътибарын җәлеп итә.

Туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучылар рәсми эшкә урнашуның пенсия күләменә йогынты ясаячагын исәпкә алырга тиеш, чөнки пенсиягә федераль өстәмә түләү инде түләнмәячәк. Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте җәйге эшкә җибәргән яшьләргә генә туктатылмый. Көндезге уку формасында белем алган 23 яшькә кадәрге студентларга туендыручысын югалту буенча пенсияләр үзгәрмәячәк, ул түләнә, хәтта укыган вакытта  параллель рәвештә эшләсәләр дә туендыручысын  

Эшкә урнашу  80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны, беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны карау буенча компенсацияләргә, шулай ук ата-аналарның иминият пенсиясенә тәрбияләнүчегә билгеләнгән түләүне арттыруга  тәэсир итәчәк. Алар туктатылачак, чөнки эшкә урнашмаган гражданнарга гына тиешле Шуңа күрә эшкә урнашу факты турында Пенсия фондына эшкә урнашканнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк булачак.

Туктатылган түләүләрне эш тәмамланганнан соң ук яңадан башларга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына тиешле документлар тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүматны 8-800-1-000-001 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International