Хәзерге вакытта гражданнарның ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү алу мөмкинлеге барлыгы билгеле.
Балага өч яшь тулганчы айлык түләү алу өчен ана (гаилә) капиталы акчалары (акчаларның бер өлеше) белән эш итү турында гаризаларны гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша җибәрәләр.
Әмма күп кенә гаризалар буенча билгеләнүдән баш тарту турында карар чыгарыла.
Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына юнәлтелгән айлык түләүгә гаризаларны канәгатьләндерүдән баш тартуның төп сәбәбе-дөрес булмаган мәгълүматлар бирү (ягъни гаилә составында гаиләнең барлык әгъзалары да күрсәтелмәгән, түләү рәсмиләштерелгән бала күрсәтелмәгән, ФИА һәм балаларның туган көне дөрес күрсәтелмәгән).
Дөрес булмаган мәгълүматлар бирү сәбәпле айлык түләүне билгеләүдән баш тарту турында карарлар кабул итү очракларын булдырмау максатыннан.
Гаилә (ана) капиталы акчаларына белән гариза биргәндә гаризаны тутыруның дөреслеген төгәл үтәргә кирәк (гаризаны тутыру буенча күрсәтмә бирелә).
Ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләүгә гаризаны тутыру буенча кәрсәтмә
Бердәм дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә «гаилә»дигән язу сайлана.
Ачылган тәрәзәдә «ана капиталы белән идарә итү»хезмәте сайлана.
"Башларга" төймәсенә басыгыз.
«Айлык түләү»хезмәте сайлана.
Тиешле пункт сайлана.
Алга таба гаризага күчегез.
Гаризаны тутыру өчен тәрәзә ачыла.
Гариза бирүче турында мәгълүматлар тутырыла.
8.1. Гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ турында мәгълүмат.
8.2. Бала тууы (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү хокукы барлыкка килгән бала турында мәгълүмат.
Искәрмә: гариза бирүче ай саен түләү алырга теләгән 3 яшькә кадәрге бала күрсәтелә.
Бу бала туу чираты буенча теләсә нинди булырга мөмкин һәм тууы белән бәйле рәвештә ана (гаилә) капиталына хокук барлыкка килгән бала булырга тиеш түгел.
8.3. Гариза бирүченең яшәү урыны турында мәгълүмат.
Өстәмә мәгълүмат (һәр пункт буенча билгеләр куела).
10. Кредит оешмасының реквизитлары (гариза бирүченең реквизитлары күрсәтелә). БИК тутырыгыз.
11. Алучының реквизитлары (алучының ФИА).
12. Гаризада мәгълүмат (гаиләнең барлык әгъзалары күрсәтелә).
- сертификат иясе (Ана) (барлык кырлар тутырыла).
- "Өстәү" төймәсе ярдәмендә гаиләнең барлык әгъзалары күрсәтелә.
- тормыш иптәше (гаилә әгъзасы статусы: башкача):
- бала (өч яшькә кадәр), аңа карата айлык түләүгә гариза бирелә (гаилә әгъзасы статусы: түләү хокукы биргән бала):
- балигъ булмаган балалар (гаилә әгъзасы статусы: башкача):
- әгәр гаиләнең башка әгъзалары булса (туганлык дәрәҗәсе буенча) белешмәлектән туганлык дәрәҗәсе сайлана, әлеге гаилә әгъзасының статусы сайлана: башкача.
13. Дәүләт сертификаты реквизитлары Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең территориаль бүлеге сайтында шәхси кабинетта саклана.
14. Татарстан Республикасы буенча социаль һәм пенсия иминияте территориаль фондын сайлау, анда гариза бирелә.
15. «Хезмәт күрсәтү кагыйдәләре» блогында тамгалар куела, аннан соң «гариза бирү»төймәсенә басабыз.