С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның Әшрәф Ахунов исемендәге халык театры "Әлисә могҗизалар илендә" спектакль - мюзиклы белән Абхазиянең Пицунда шәһәрендә узган "Арт-волна" халыкара конкурсында "Спектакль" номинациясендә җиңүче булды. Моннан тыш, "Сәнгатьле сүз" номинациясендә театрда катнашучыларның искиткеч нәтиҗәләрен дә билгеләп үтү күңелле : Никита Юнысов 1 дәрәҗә, Кира Паитова 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Шулай ук Ә.Ахунов исемендәге халык театры катнашучылары конкурс кысаларында "Артистның пластик мәдәниятен формалаштыру" мастер-классында, ә театр җитәкчесе Гөлназ Стрелкова педагоглар өчен "Заманча контекстта иҗади фәннәрне укыту : проблемалар, тәҗрибә, перспективалар" фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конкурста Төмән өлкәсенең Винзали һәм Ялуторовск, Мәскәү өлкәсенең Домодедово, Свердловск өлкәсенең Екатеринбург, Вологда, Воронеж,Пермь шәһәрләреннән, Красноярск краеның Горный, Пермь краеның Лысьвы, Чиләбе районының Снежинка, шулай ук Татарстан Республикасының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашты. 1 дәрәҗә лауреатлар Санкт-Петербург шәһәренә 2023 елның декабрендә узачак барлык номинацияләрдә җиңүчеләр өчен Artist халыкара конкурсына чакырылган..