Бүген хакимияттә ТР Менделеевск муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы узды.
Утырышка суд рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре, предприятие, учреждение, оешма, ТИҮ җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы сессиясендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Менделеевск республика районнары арасында 10 нчы урында тора.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советы Аппараты һәм Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Тойгуҗа авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында»
«2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында» 2022 елның 19 декабрендәге 163 номерлы Менделеевск муниципаль районы Советының карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануга муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.