Күпфункцияле үзәктә дәүләт хезмәтләрендә теркәлү һәм хисап язмасын раслау

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Социаль фондның күп кенә хезмәтләрен читтән торып, клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә Россия Социаль фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Барлык сервислардан тулы күләмдә файдалану өчен, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булырга тиеш (gosuslugi.ru). әгәр граждан порталда теркәлгән булса, Россия Социаль фонды сайтында шәхси кабинетка кергәндә шул ук логин һәм пароль кулланыла.

Дәүләт хезмәтләре порталында беренче теркәлүне мөстәкыйль рәвештә үтәргә мөмкин, әмма бөтен процедураны тәмамлау өчен таныклык бирү үзәкләренең берсендә үз хисап язмагызны расларга кирәк. Мондый үзәкләр күпфункцияле үзәктә эшли.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән гражданнар Россия Социаль фонды сайтында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге ала.  

Мәсәлән, киләчәк пенсия формалашу хисабына ничә пенсия коэффициенты һәм стажы исәпкә алынганын, пенсия тупланмалары бармы һәм алар кайда икәнен карарга була. Шулай ук берничә гариза бирергә мөмкин: пенсия билгеләү һәм аны китерү ысулы, ана капиталы акчалары белән идарә итү һәм башка күп нәрсәләр турында.    

Барлык гаризалар шунда ук базага керә һәм хәтта ял көннәрендә дә теркәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International