Татарстанның социаль фонды инвалид балаларны карау буенча 22 мең көннән артык өстәмә ялларга түләү чыгымнарын каплады

2023 елның 21 июле, җомга

Ел башыннан Татарстанның социаль фонды эш бирүчеләргә инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәренә түләүгә 95,2 млн. сумга якын чыгымнарны каплады. Мондый мини-отпуск, аена дүрт көннән тора. Ул ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә инвалид баланы карау өчен бирелә. Гомумән алганда, ата-аналарга 22 639 өстәмә ял көне түләнгән.

Өстәмә ял көннәренә гариза эш бирүчегә бирелә. Көннәрне бергә алырга яки ай дәвамында төрле даталарга бүлеп бирергә мөмкин. Кулланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый.

"Сентябрьдән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата – аналар файдаланылмаган ял көннәрен туплап, аннан соң 24 көнгә кадәр бер тапкыр бирелә торган ял алып, аны бала карауга багышлый алачак», - дип төгәлләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 Хезмәткәр эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә тиеш. Хәзерге вакытта агымдагы айда кулланылмаган ял көннәре суммаланмый һәм киләсе айга күчерелми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International