Бердәм пособие 2023 елның 1 гыйнварыннан кертелә һәм элек гамәлдә булган айлык пособиеләрне һәм түләүләрне алыштыра: 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балаларга, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр)исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга пособие.
Бердәм пособие ул яшәү төбәгендә уртача җан башына керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы. Татарстан Республикасында бу-12219 сум. Бердәм пособие күләме гаилә кеременә бәйле. Ул балага төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. Татарстан Республикасында бу – 5926 сум (50%), 8889 сум (75%) һәм 11852 сум (100%). Йөкле хатын-кызларга пособие 13319,0 сум (эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 100%), 9989,25 сум (75%), 6659,50 сум (50%) күләмендә билгеләнә.
Әгәр бер кешегә 50% күләмендә пособие билгеләгәндә гаиләдә керем яшәү минимумы күләменнән кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әгәр шуннан соң гаиләнең уртача кереме яшәү минимумына җитми икән, Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе балага төбәк яшәү минимумының максималь 100% күләмендә пособие билгели.
Шул ук вакытта гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре һәм мөлкәте исәпкә алына: гариза бирүче, законлы тормыш иптәше (хатын-кыз), балигъ булмаган балалар һәм опека астында булган балалар, шулай ук 23 яшькә кадәрге балалар, әгәр алар көндезге бүлектә укыйлар икән.
Бердәм пособиегә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең теләсә кайсы клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Гариза 10 эш көне эчендә карала. Әгәр дә бүлеккә оешмалардан мәгълүмат яки түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү вакыты 20 эш көненә сузылырга мөмкин.
Беренче акча күчерү уңай карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Алга таба акча алучыларга киләсе айда һәр айның 3 нче көнендә банк картасына килә. Әгәр түләүләр почта аша килә икән, пособиеләр бересеннәнегерме бишенә кадәр конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына бәйле рәвештә китерелә.