Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге саклана. Мондый ташлама мәшгульлек үзәге тәкъдиме буенча билгеләнергә мөмкин.
Мондый очракларда пенсия күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән ике елга иртәрәк билгеләнә. Шул ук вакытта мондый пенсиягә мөрәҗәгать итү елына таләп ителгән стаж һәм пенсия коэффициентлары булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда иминият пенсиясенә чыгу өчен ким дигәндә 14 ел стаж һәм 25,8 пенсия коэффициенты булырга тиеш.
Ә күп эш стажы булган пенсионерларга килгәндә, алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булдылар. 37 елдан ким булмаган стаж белән хатын-кызлар һәм 42 елдан ким булмаган стаж белән ир-атлар пенсиягә гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыга ала. Озак вакытлы стажны исәпләү өчен эш, армиядә чакырылыш буенча хезмәт итү, вакытлыча эшкә сәләтсезлек чоры исәпкә алына.
Элек биш балалы күп балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга алганнар. Хәзер күп балалы аналар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлекләре киңәйтелгән. Әгәр ананың өч баласы булса, ул 57 яшендә пенсиягә чыга алачак. Әгәр дүрт баласы булса, пенсия 56 яшьтә билгеләнергә мөмкин. Биш балалы хатын-кыз, элеккечә, 50 яшендә пенсиягә чыга ала. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен күп балалы хатын-кызларда гомумән алганда 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булуы кирәк.
Пенсия тупланмаларын кайчан алырга мөмкин? Пенсия тупланмаларын түләү 55 яшьтән хатын – кызларга, ә ир-атларга 60 яшьтән билгеләнә. Яки картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыкканда. Пенсия тупланмаларының күләмен шәхси счеттан өземтә буенча белергә, шулай ук аларның кайсы иминиятчедән формалашуын ачыкларга мөмкин. Түләү өчен гаризаны, тиешлечә, үз иминиятчесенә бирергә кирәк - әгәр бу ВЭБ булса, гариза социаль фондка бирелә, әгәр дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булса - гаризаны дәүләтнеке булмаган фондка бирергә кирәк була.