"Шатлык" үрнәк хореография ансамбле һәм Григорьев Радмир "Йолдызлык- 2023" җиңүчеләре составында кичә Кара диңгез флоты диңгезчеләре алдында хәрби диңгез флоты хөрмәтенә концертта катнаштылар.
Берничә сәгать дәвамында Севастополь шәһәренең офицерлар йортында Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән талантлы егетләр хәрбиләрне үзләренең номерлары, дәртле һәм күңелле чыгышлары белән гаҗәпләндерде.