"Код сүзе"булу мөһим

2023 елның 25 июле, сишәмбе

"Код сүзе" Россия Социаль  фондының кайнар линиясе телефоны буенча шәхси консультацияләр алу өчен кирәк.

Аның ярдәмендә Бердәм контакт-үзәк операторлары тулы консультация бирә һәм килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итә ала. "Кайнар" линиягә шалтырату вакытында мәббүри пенсия иминияте системасындагы аерым шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС), паспорт мәгълүматлары һәм код сүзен әйтергә кирәк. Әгәр ул билгеләнмәгән булса, белгеч гомуми мәсьәләләр буенча гына консультация бирә алачак.

Күптән түгел генә пенсия күләме, иминият стажы, пенсия күләме исәпләнгән хезмәт хакы, пенсияләрне китерү датасы һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүматны телефон аша алу мөмкин түгел иде, чөнки бу мәгълүмат гражданның шәхси мәгълүматларына карый. РФ законнары буенча аларны гражданның шәхесен идентификацияләмичә тапшыру тыела. Заманча динамик тормыш ритмы Россия Социаль  фондының территориаль органына бару өчен вакыт табарга мөмкинлек бирми, ә мәгълүматны тиз арада алырга кирәк. Код сүзе (серле код) буенча консультация бирү иң яхшы карар булып тора һәм көннән-көн ихтыяҗлырак була бара. Код сүзен шәхси кабинетта Россия Социаль  фонды сайтында урнаштырырга мөмкин (SFR.GOV.RU). Моның өчен үз профилеңә кереп, сайтның өске өлешендә ФИА басып, һәм "Телефон элемтәсе аша шәхесне идентификацияләү көйләүләре" бүлегендә яшерен код яки аңа җавап бирүче яшерен сорау билгеләргә. Шулай ук РФ Социаль фондының клиент хезмәтләрендә Россия Социаль  фондының нинди дә булса хезмәтен алуда, күп функцияле үзәкләргә, медицина-социаль экспертиза учреждениесенә, социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать иткәндә код сүзен куллану турында гариза бирергә мөмкин.

Код сүзен (яшерен кодны) граждан үзе сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак. Россия Социаль  фонды хезмәткәре РФ законнары нигезендә кодлы сүзнең саклануы һәм ачылмавы өчен җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International